Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

«Котлы булсын Нәүрүз!»

«Нәүрүз " - яз һәм кояш бәйрәме, язгы көн белән төн тигезлеге һәм яңа игенчелек елы башланган көн. Кече Рәс  авыл китапханәсендә балалар бакчасы белән берлектә бәйрәм уңаеннан чара оештырылды. Китапханәче бәйрәм кунакларына «Нәүрүз бәйрәме» нең тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме булуы турында сөйләп үтте. Гадәт буенча, бер-беребезгә һәм якыннарыбызга чын күңелдән сәламәт озын гомер, иминлек, тынычлык һәм татулык теләнелде. Килгән кунаклар тәмле чәй һәм ботка авыз иттеләр.