Күңелле стартлар
23 февральдә без барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм — Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Ватаныңны саклаучы булу һәрвакыт лаеклы шөгыль булды һәм шулай булып кала да. 26 февраль көнне Кече Рәс авыл китапханәсе Суыксу мәктәбе белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Күңелле стартлар» дигән чара үткәрде. Очрашу китапханәченең бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләвеннән башланды. Командаларга бүленеп төрле конкурслар үткәрелде. Уен котлаулар һәм бүләкләү белән тәмамланды.