Шигырьләрем - тере шаһитларым
15 февраль көнне Кече Рәс авыл китапханәсендә татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел багышланган мәгълүмат сәгатебулып узды. Китапханәче шагыйрьнең авыр тормыш юлы, иҗаты турында сөйләп үтте. Укучылар өчен «Шигырьләрем - тере шаһитларым» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда шигырьләр җыентыклары, замандашларының шагыйрь турындагы истәлекләре тәкъдим ителде.