Яман белән юлдаш булма
Бу дөньда начар гадәтләре булмаган бер генә кеше дә юктыр. Элегрәк исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту начар гадәт булып саналса, хәзер инде яңалары өстәлде: наркотиклар куллану, токсикомания, телефонга, комарлы уеннарга бәйлелек. Бу гадәтләр кеше сәламәтлегенә, тормышына гаять тискәре йогынты ясыйлар, хәтта куркыныч тудыралар. Кече Рәс авыл китапханәсендә 28 нче гыйнвар көнне, китап укучылар белән әңгәмәдә китапханәче сүзне әнә шулар турында алып барды. Укучылар кеше сәламәтлеген тәшкил иткән физик, психологик, әхлакый сыйфатларны ачыкладылар. Үз-үзеңә хуҗа булырга өйрәнергә, тормышның кадерен белеп яшәргә, аның өчен җаваплылык тоярга, ныклы ихтыяр көче тәрбияләргә, кирәк чакта “Юк!” сүзен әйтә белергә кирәк дигән фикергә килделәр.