Күңелле ял итәбез
9 гыйнвар көнне Кече Рәс авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә балалар өчен чыршы янында күңелле уеннар үткәрде. Чара бик күңелле үтте, балаларга уңай эмоцияләр һәм матур яңалык бүләк итте. Яңа ел чыршысы янында балалар күңелле җырладылар, биеделәр, уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар Кыш бабай белән Кар кызын Яңа ел турында шигырьләр белән сөендерделәр