Интернет дөньясында
14 сентябрь көнне китапханәдә “Интернет дөньясында” – дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Китапханәче кыскача гына интернет ресурслар турында мәгьүмат белән таныштырып үтте. Интернетның файдалы һәм зарарлы яклары турында сөйләде. Интернет челтәренә кагылышлы төп кагыйдәләр белән таныштырды. Әңгәмә ахырында күбрәк китаплар укырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.