Белем бәхет ачкычы
Ел саен 1 сентябрьдә Белем көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп традициясе-укытучыларны һәм мөгаллимнәрне уку елы башлану белән котлау. Балалар чәчәк бәйләмнәрен укытучыларга бүләк итәләр. Мәктәптә тантаналы линейка узды. Әлеге вакыйга кысаларында Кече Рәс авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, укучылар өчен иң кызыклы әдәбият күрсәтелде.