Минем дустым
8 августта бөтен дөнья буенча мәчеләр көне билгеләп үтелә. Мәче көнендә кешеләр мәчеләргә үз хөрмәтен һәм мәхәббәт күрсәтә. Чара барышында кунаклар үзләренең өй сөеклеләре, песиләрнең тышкы кыяфәте һәм холкы турында сөйләделәр. Шулай ук мәчеләр турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Чара барышында мәче рәсемнәре ясадылар.