"Пар булсын канатыгыз!"
Гаилә кыйммәтләре – рухи тәрбиянең табигый бер өлеше. Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнен дәүләт күләмендә бәйрәм көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кече Рәс авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә озак еллар бер – берсен хөрмәт итеп, яратып яшәгән,үрнәк гаиләләрне котлап үтте. Гаиләләр белән бәхетле тормышның серләре турында әңгәмә оештырылды.