Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Яман белән юлдаш булма

29 нчы Кече Рәс авыл китапханәсендә наркоманияне булдырмау кысаларында  китап әңгәмә оештырылды. Наркомания бүгенге көндә чын-чынлап бәлага әйләнде, аның колы булучыларның күпчелеге бу ялгыш юлга, “берни дә белмәгәнлектән” кереп китә. Соңгы вакытта яшьләр арасында наркотик матдәләр кулланучылар, “яфрак көйрәтү” белән мавыгучыларның артып китүе барлык галәмне хафага салды.Укучылар белән  киләчәктә тормышта ялгышмас өчен, зарарлы гадәтләргә бирелмәс өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән нәтиҗә килдек.