"И раббым,үзеңә тапшырдым"
26 нчы октябрь көнне Юртыш авылы мәдәният йортында Саттаров Рәис абыйның "И Раббым үзеңә тапшырдым" дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Әлеге бәйрәмдә күп кенә якташ язучыларыбыз һәм күренекле якташларыбыз катнашты:Солтан Шәмси,Рафис Корбан, Ләлә Сабирова, Алмаз Гыймадиев, Айдар Гыймадиев, Роберт Шакиров, Рифат Сверегин(тәнкыйтьче) һәм башкалар. Шулай ук мәктәп укучылары, укытучылар,авыл халкы һәм китапханәчеләр дә катнашты.