Куркынычсыз Интернет
Китапханә балалар өчен куркынычсыз Рунет атналыгына багышланган «Куркынычсыз Интернет» дип исемләнгән чара уздырды. Чара барышында балалар Интернет челтәрендәге мәгълүматтан дөрес, куркынычсыз файдалану кагыйдәләре, төрле алданулардан һәм мошенниклардан саклану чаралары турында мәгьлүмат белән таныштылар. Кибербуллинг, ясалма интеллект турында сүз алып барылды. Китапханәче укуда ярдәм итәчәк һәм ял итү өчен файдалы булачак сайтлар белән таныштырды. Чара азагында чарада катнашучыларга интернетта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында белешмәлек таратылды.