Куркачинская сельская библиотека - филиал № 16

Балаларга - әкият

Коркачык авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Балаларга – әкият» дип исемләнгән чара уздырды. Китап уку - баланы китапка җәлеп итүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Нәни китап сөючеләр өчен  китапханәче балаларга таныш «Лисичка – сестричка и серый волк», «Петушок и бобовое зернышко» исемле рус халык әкиятләрен укыды.  Ахырда малайлар һәм кызлар бик рәхәтләнеп китап битләрен актардылар, матур рәсемнәрне карадылар.