Куркачинская сельская библиотека - филиал № 16

Татар фольклоры: әкиятләрдән алып йолаларга кадәр

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Коркачык авылы китапханәчесе, татар халык авыз иҗатын популярлаштыру һәм туган телебез, мәдәниятебез  белән кызыксынуны үстерү, саклау максатыннан, яшьләр өчен «Татар фольклоры: әкиятләрдән алып йолаларга кадәр» дип исемләнгән уен -викторина үткәрде. Уенда дүрт кешедән торган ике команда катнашты. Уен берничә тематик раундны һәм төрле катлаулылыктагы биремнәрне үз эченә алды: «Мәкальне дәвам ит», « Мәкальне татарчага тәрҗемә ит», «Табышмаклар», «Уеннар», «Блиц-сорау»  һ.б. Командалар татар фольклоры буенча белемнәрен, командада эшли белүләрен күрсәттеләр.