Куркачинская сельская библиотека - филиал № 16

Дөнья барыбыз өчен дә бер

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Шушы көнгә багышлап балалар өчен  «Дөнья барыбыз өчен дә бер» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә инвалидлыгы булган кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итү, игелекле гамәлләр кылу максатыннан чыгып үткәрелде. Чарада катнашучылар инвалидлыкның нәрсә икәнен, барлык кешеләргә бертөрле мөнәсәбәттә булырга кирәклеген белделәр, тормыш авырлыкларын җиңә алган һәм һөнәрдә, спортта, рәсем сәнгатендә, әдәбиятта үз- үзен таба алган кешеләр тарихы турында күп кенә яңалыклар белделәр. Коркачык авылы китапханәчесе урын өстендә яткан килеш үзенең танылган романнарын, повестьларын, шигырьләрен язган язучы Ф.Яруллин турында сөйләде. Шулай ук балаларга «Чын кеше турындагы повесть»  героеның тарихы турында белү кызыклы булды, танылган немец композиторы Бетховен да искә алынды. Чара барышында балалар игелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар турында фикер алыштылар.