Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

Культурный дневник буенча тәрбия сәгате

20 апрель көнне сәг. 8.00 дә Казаклар мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән Культурный дневник буенча тәрбия сәгате үткәрелде.1 - 4 сыйныфта барлыгы 10 укучы бар.Иң элек укучылар үзләре барган истәлекле урыннар турында сөйләп киттеләр,тошкән фотоларын карадык.

Аннан алдан әзерләп килгән башкалабыз Казанның матур истәлекле урыннарын сүрәтләгән презентация күрсәттем.Ахырда укучылар Туган ягыбызга багышланган шигырьләрен яттан сөйләп киттеләр.Тәрбия сәгатебезне шул ел буе эшләп килгән көндәлек буенча нәтиҗәләр ясадык. Шул 10 укучы арасында 4 укучының көндәлекләре яхшы ди табылды.

1) Газизова Камилла.

2) Йонова Дарина.

3)Калимуллина Динислам.

4)Шигабиева Азалия.