Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Юл бирегез

Дөбъяз авыл китапханәчесе балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белү һәм үтәү турында әңгәмә үткәрде. Укучыларны тематик презентация белән таныштырды. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча балалар өчен презентация укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен тикшереп, беркетеп калдыру өчен эшләнде. Балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен белүе аларга үз тормышларына һәм сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкинлек бирә. Кеше тормышыннан да мөһимрәк бернәрсә дә юк бит.