Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Зур этнографик диктант"

Дөбъяз авыл китапханәчесе "Зур этнографик диктант" Бөтенроссия агарту акциясендә катнашты. Диктантның биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән иде. Тест 30 сораудан торды. Зур этнографик диктант - Россиядә яшәүче халыклар мәдәнияте белән таныштыручы агарту проекты, шулай ук этномәдәни белемнең гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.