Музыка - дөньяда иң югары сәнгать
Ел саен октябрь башында Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Якынлашып килүче бәйрәм хөрмәтенә Дөбъяз авыл китапханәсе музыкаль-әдәби очрашу үткәрде. Очрашуда укучылар музыка тарихына кереп, аның жанрлары һәм юнәлешләре белән таныштылар, шулай ук бөек композиторларны һәм башкаручыларны искә алдылар. Шулай ук әңгәмәдә музыкаль инструментлар турында фикер алышу булды.