Интернет көне
30 сентябрьдә Россиядә Интернет көне билгеләп үтелә. Хәзерге дөньяда күпчелек кешеләр социаль челтәрләрдән башка ничек мөмкин булуын күз алдына да китермиләр. Интернет глобаль масштабта планетада кешеләрнең аңын һәм тормышын үзгәртте һәм тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки "Бөтендөнья пәрәвезендә" теләсә нинди кызыксындырган мәгълүматны табарга мөмкин. Дөбъяз авыл китапханәсе мөдире үз укучылары өчен Интернет барлыкка килү тарихына кыскача экскурс үткәрде. Укучылар Интернетка уку һәм аралашуда ничек ярдәм итүе турында сөйләп, әңгәмәгә актив кушылды. Виртуаль дөньяның файдасы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар: яңа мәгълүматка, шул исәптән белешмәлекләргә, энциклопедияләргә, сүзлекләргә керү, сатып алулар башкару, табибка язылу һ. б. Балалар Интернет челтәрендә үз-үзләрен тотышның төп кагыйдәләре белән таныштылар, виртуаль киңлектә үзләре турында нинди мәгълүматларны ачарга ярамавын белделәр