"Туган якның туристик сукмаклары"
27 сентябрьдә Бөтендөнья туризм көне - халыкара бәйрәм билгеләп үтелә. Бу көнне туристлар слетлары, туризм һәм туристлык бизнесына багышланган бәйрәм чаралары һәм фестивальләр уза. Китапханәләр шулай ук читтә калмый һәм бәйрәмне үстерүгә үз өлешләрен кертә. Китапханә киңлеге өчен инновацион эшчәнлек төрләренең берсе булып әдәби туризм тора. Бу эш формасы, укучыларга көндәлек ыгы-зыгыдан елга ярына, урманга, кырга чыгып яки танылган архитектура һәйкәлләрен карап, сәяхәтче итеп үзләрен тоярга ярдәм итә. Боларның барысын да китапханә стеналарындагы әдәбият ярдәмендә эшләп була. Дөбъяз авыл китапханәсе укучылары бу көнне Биектау районының истәлекле урыннары буенча виртуаль туган якны өйрәнү походына киттеләр.