Исәнме, мәктәп!
Белем көне уңаеннан Дөбъяз авыл китапханәсендә “Исәнме, мәктәп!” дигән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә ярдәмендә укучылар мәктәп тормышы, маҗаралар, дуслык турында матур әдәбият белән таныштылар. Яшь укучылар фәнни - популяр әдәбият белән таныштылар, анда мавыктыргыч формада төрле фәннәр, ачышлар һәм уйлап табулар, борынгы заманнардан һәм безнең көннәргә кадәр белем җыйган гаҗәеп энциклопедияләр турында сөйләнә