"Сәйфуллин Илшат Гайнан улы - тормыш һәм иҗат"
Дөбъяз авыл китапханәсе укучылары өчен якташ язучы Илшат Сәйфуллин иҗаты белән танышу сәгатьләре үткәрелде. 2007 елда “Җиденче дәрес” балалары өчен Илшат Гайнан улының беренче китабы дөнья күрде. Шулай ук авторның күңелле, яхшы, гыйбрәтле әсәрләрен «Шоколадлы тәнәфес» җыентыгында һәм «Балачак энциклопедиясе» белешмәлегендә укырга мөмкин. Чара вакытында китапханәче укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, “Сертотмаслар” авторының күңелле хикәясен кычкырып укыды.