Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Планета- тере җан

Дөбъяз авыл китапханәсе кунаклары тыюлыклар һәм милли парклар турында кызыклы фактлар белән таныштылар, аларның планета экологиясе өчен әһәмияте турында белделәр. Саклана торган территорияләрнең флора һәм фаунасы төрлелеге турында әңгәмә үткәрелде. Әйләнә-тирә мохитне саклауның актуаль проблемалары турында фикер алыштылар. Шулай ук кунакларның игътибарына табигать дөньясы турында кызыклы басмаларны күзәтү белән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Ахырда, укучылар өчен язучы-натуралист К. Паустовскийның «Лисичкин хлеб» әсәрен кычкырып уку үткәрелде.