Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Үлемсез китап полкы

Сугыш башлануның һәр еллыгы - фронтта, тылда, концлагерьда, оккупацияләнгән территорияләрдә һәлак булганнарны искә алу көне. Китапханәче тарафыннан Хәтер һәм кайгы көненә тематик чара үткәрелде. Китапханәче чарада катнашучыларга Бөек Ватан сугышы чорында ил тормышының тарихи битләре турында сөйләде. Тематик китап күргәзмәсендә Бөек Ватан сугышы турында матур әдәбият китаплары гына түгел, документаль хроника да тәкъдим ителде. Шулай ук яшь укучылар игътибарына төрле елларда Шакиров Х.Г. фотоколлекциясеннән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән фотографияләр бирелде.