Китаплы җәй
Җәй - өч ай ял! Малайлар һәм кызлар ял итәргә, көч җыярга, яңа уку елы алдыннан яңа тәэсирләр, хис-кичерешләр һәм белемнәр җыярга каникулларга китәләр. Каникуллар файда белән үтсен өчен, авыл китапханәсендә җәйге уку өчен матур китап күргәзмәсе булачак. Җәйге укулар балаларда китап белән кызыксынуны активлаштыра, уку культурасына да өйрәтә, балаларның фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар балалар укуын төрләндерәчәк, гаҗәпләндерәчәк, бик күп тәэсирләр калдырачак, акыллы киңәшчеләр һәм тугры дуслар булачак.