Гүзәл дөнъя
5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне билгеләп үтелә. Бу Бөтендөнья мәгълүмат җиткерү һәм табигатьне яклау гамәлләренең истәлекле көне. Дөбъяз авылы китапханәсендә бу көнне “Кояшкай” мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче малайларга һәм кызларга Җир планетасының уникальлеге, планетада яшәү өчен кирәкле үзенчәлекләр турында сөйләде. Чарада катнашучылар планетаның пычрану проблемалары турында белделәр, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кирәклегенә инандылар. Балаларга урман һәм урман халкы турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерергә, урман үсемлекләренең файдасы турындагы сорауларга җавап бирергә һәм ни өчен урманны сакларга кирәклеген дәлилләр китерергә тәкъдим ителде, ә китап күргәзмәсе катнашучыларга сорауларга җаваплар табарга ярдәм итте.