Россия көне
Россия көне бәйрәме патриотик сыйфатларга ия һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символына әверелә. Дөбъяз авыл китапханәчесе балалар өчен мәгълүмати сәгать үткәрде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, дәүләт төзелеше, илнең дәүләт һәм рәсми булмаган символлары турында белделәр. Әлеге чара кысаларында Россия турында шигырьләр укылды. Чарада катнашучылар үз белемнәрен киңәйттеләр һәм яңа белемнәр белән баедылар.