Бөек Ватан сугышы турында балаларга укыйбыз»
Бөек Җиңү көне алдыннан Дөбъяз авыл китапханәсе 3а сыйныф укучылары белән берлектә «Бөек Ватан сугышы турында балаларга укыйбыз» Халыкара акциясендә катнашты, аның инициаторы булып Самара өлкә балалар китапханәсе https://vk.com/biblio_detstvo\· Китапханәче балаларны шагыйрь-герой М.Җәлилнең биографиясе белән таныштырды. Аның шигырьләрен кычкырып укыйлар. Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны үсеп килүче буынга укырга кирәк. Алар аша совет халкы кылган батырлыкка хөрмәт, хәтер тапшырыла. Сугыш турындагы китаплар патриотизм һәм үз иле өчен милли горурлык хисе тәрбияли, заманнарның тере элемтәсе өзелмәвенә өмет бирә.