Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Җир көне

Халыкара Җир көне уңаеннан Дөбъяз авыл китапханәчесе чара кунакларына әлеге датаның тарихы һәм аның күпьеллык традицияләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларга «Җир - һәммә кеше өчен дә бер ул» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучылар шифалы үләннәр, хайваннар һәм үсемлекләр, әйләнә-тирә мохит турында матур әдәбият китаплары белән танышты.