Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

“Халык әкияте дөньясында”

Рус әкиятләре көненә һәм рәссам Ю.А. Васнецовның тууына 125 ел тулу уңаеннан Дөбъяз авыл китапханәсендә “Халык әкияте дөньясында” исемле танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга әкиятнең нәрсә икәнен, аның файдасын, әкиятләрнең нинди төрләргә бүленүен сөйләде. Рәссам Ю.Васнецов әкиятләренә иллюстрацияләр белән таныштырдым. Очрашуның уен өлешендә балаларга яраткан «Шалкан» халык әкиятен төшерү тәкъдим ителде.