Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Театраль мозаика

Театр - үзенчәлекле, гүзәл, тылсымлы дөнья. Бу дөньяда бөтенесе дә гадәти түгел: тере табигать урынына - рәссам ясаган декорацияләр; театр дөньясында язучы уйлап тапкан һәм артистлар уйнаган геройлар яши; театр сәхнәсендә кешеләр генә түгел, хайваннар һәм кошлар да сөйләшә ала; театр тамашачыларны ерак үткәннәргә, әкияткә яки киләчәккә күчерә ала. Дөбъяз авыл китапханәчесе «Театраль мозаика» мәгълүмат сәгатен уздырды. Чара барышында балалар “Театр турында сез нәрсә беләсез?”, “Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”, “Театр төзү тарихы”, “Нинди театрлар була” сорауларына җаваплар белделәр. Бәяләмәдә китапханәче балаларга "Ипикәй" рус халык әкиятен курчак театры ярдәмендә уйнарга тәкъдим итте.