Кече Ватан нуры
1 март көнне балалар язучысы, журналисткасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Ләлә Сабированың (Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы) туган көне. Ләлә Нәгыймова күп еллар Большебыт мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытты. Соңыннан баш мөхәррир урынбасары, ә аннары «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире булып эшләде. XX гасырның 60 нчы елларыннан республика газеталары һәм журналлары битләрендә басыла башлады. Ләлә Сабирова хикәяләре балаларның психологиясен, гади, ләкин образлы тел белән язылган. Биектау районының Мәмдәл авылында туган Ләлә Гыймадиева. Дөбъяз авыл китапханәсендә язучының биографиясе һәм иҗат юлы турында мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Китапханәче укучыларны Л.Гыймадиеваның биографиясе белән таныштырды һәм китапханә фондындагы язучының китапларына күзәтү үткәрде.