Нина Павлова иҗаты белән танышу
IX төбәкара “Нина Павлова китапларын укыйбыз” акциясе кысасында Хисмәтуллина Л.Т. Дубъяз урта мәктәбенең 1б сыйныф укучыларын әйләнә-тирә дөнья турында китаплар, натуралист язучылар иҗаты белән таныштырды. Аннары Нина Михайловна Павлованың «Мышонок адашты» әкиятен кычкырып укыйлар. Бервакыт, урман тычканына әни тузганак сабагыннан көпчәк бүләк итте. Ләкин ул шундый уйнап җибәрде, алды да адашты. Хәзер тычкан баласына нишләргә инде? Укыганнарын тикшергәннән соң, балалар Н. М. Павлова китапларының әйләнә-тирә табигатькә, һәр җан иясенә сакчыл карарга, игътибарлы булырга һәм өлкәннәрне тыңларга өйрәтүе турында нәтиҗә ясадылар. Чараның йомгаклау этабында балаларга әкият геройларын сурәтләгән коллектив эш тәкъдим ителде.