Халкым мирасы
Дөбъяз авыл китапханәсендә «Халкым Мирас» мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче Халыкара туган тел көненә багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Анда татар халкының халык авыз иҗаты җыентыклары белән китаплар тәкъдим ителде. Краевед Шаһиева Анита Анатольевна чарага килүчеләргә фольклорны җыю тарихы, фольклорчылар (СолтанГабяши, Хәсән Гата Габяши һ.б.) турында сөйләде. Галимова Гөлсинә Хисмәт кызы - татар теле укытучысы, китапханәне актив укучы, кунакларны татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштырды, бәетләр һәм мунажагатларның социаль әһәмияте турында сөйләде. Гөлсинә Хисмәтовна, эшләгән елларда, талантлы авылдашларының, шул исәптән татар халык авыз иҗаты жанрында язган әсәрләрен, эшләреннән, мәкаләләреннән бай архив туплаган.
Чарада шулай ук Хөснетдинова Венера - Дөбъяз мәчете абыстае да чыгыш ясады. Ул татар халык авыз иҗатын саклауның мөһимлеге, балалар һәм яшьләргә мәгърифәт, әсәрләрне бергәләп уку юлы белән татар фольклорының юкка чыгуын кисәтү турында сөйләде. "Халкым мирасы" мәгълүмати сәгате беркемне дә битараф калдырмады. Кунаклар чараның югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үттеләр, укылган әсәрләрдән һәм тәкъдим ителгән китаплардан, мәкаләләрдән канәгать калдылар.