"Якташ язучы"
Дөбъяз авыл китапханәсендә якташыбыз Солтан Шәмсинең туган көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче язучының биографиясе, иҗат юлы турында сөйләде. Әңгәмә барышында китапханә фондыннан язучының китаплары тәкъдим ителде: «Тарихи әсәрләр», « Күк капачылса», «Юаныч», «Идел Болгарстаны», «Ут хәйләләләсе» һәм башкалар. Очрашу кызыклы һәм мәгълүматлы булды.