Әдәби калейдоскоп
Әдәбият - күңелсез, дип кем әйтте?! Китапларны уку - модалы һәм бөтенләй дә күңелсез түгел. Китапларсыз бу дөнья соры һәм күңелсез булыр иде, китаплардан башка без бер сәгать эчендә төрле илләрдә була, яңа кешеләр һәм аларның мәдәнияте белән таныша алмас идек. Дөбъяз авыл китапханәсендә, программа кысаларында Пушкин картасы «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уен-викторинасы узды. Чарада китапханәче укучыларга авторның әсәрләрен өзекләрдән аерырга, мәкальләрне искә төшерергә, авторны әсәрләр белән чагыштырырга, ребуслар ачарга, әдәби сорауларга җавап бирергә тәкъдим итте. Балалар К.Паустовский, М.Пришвин, А.Гайдар, М.Горький һ.б. әсәрләрен искә төшерделәр. Ахырда нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләрне игълан иттеләр. Уен-викторина матур итеп һәм бердәм шартларда узды.