Толерантлык -татулык, дуслык
Дөбъяз авыл китапханәсе яшь укучыларны танып белү очрашуына чакырды. Чарада балалар толерантлык, толерант мөнәсәбәт, теләктәшлек, шәфкатьлелек, яхшылык төшенчәләре белән таныштылар. Кешеләр барысы да төрле, һәркайсының үз үзенчәлекләре бар, дип фикер алыштылар, һәр кешенең эчке дөньясы турында әйтеп тә торасы юк. Дуслык, ихтирам, түземлелек һәм алар нинди яхшы эшләр һәм гамәлләр кылырга мөмкин икәнлеге турында уйладылар. Китапханәче яшь укучыларга китап сайлап алуны тәкъдим итте, анда авторлар укучыны рухи тәрбиягә, китап каһарманнарына теләктәшлек күрсәтергә, көндәлек эшләрдә тиешле ярдәм күрсәтергә һәм үз-үзләрен шәхес буларак аңларга чакыра