Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

Шигърият рухы

Музыка - җир йөзендә меңләгән еллар дәвамында яшәп килгән кешелек җәмгыятенең бөек уйлап табуы. Ул кешеләр көнкүрешенең аерылгысыз өлеше булып тора, төрле халыкларның мәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. Күп гасырлар дәвамында музыка илһамландыра һәм кешеләргә үзләрендә яңа талантлар ачарга ярдәм итә. Халыкара музыка көнендә Дөбъяз авыл китапханәсе үзенең укучыларын китап күргәзмәсен күзәтүгә чакырды. Күргәзмәдә төрле заманнарда танылган композиторлар һәм башкаручылар, музыка тарихы, аның юнәлешләре һәм жанрлары турында әдәбият тәкъдим ителгән. Күргәзмәнең аерым бүлеге укучыларга музыкаль инструментлар турында сөйли.