«Книжка на ладошке-2024»
26 августта Дөбъяз авыл китапханәсе «Книжка на ладошке-2024» VIII Халыкара акциясенә кушылды. Бу чара Самара шәһәр округы балалар китапханәләренең «Дулкында бул - укы» дигән программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Акциядә катнашучылар - булачак беренче сыйныф укучылары. Балалар татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллинаның шигырьләрен бик игътибар белән тыңладылар һәм әңгәмәдә җанлы катнаштылар. Чара азагында китапханәгә язылмаган балалар китапханә укучысына чакыру алды.