Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

“Сәламәтлек көне”

Авыл китапханәчесе  мәгълүмат күргәзмәсенә күзәтү ясады. “Кеше сәламәтлеге” бүлегенә мөрәҗәгать итеп, укучылар дәвалау физкультурасы, массаж, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану турында әдәбият белән таныштылар. Мәгълүмат кәгазьләреннән сәламәтлекне саклап калырга һәм яхшыртырга мөмкинлек бирә торган төп шартлар турында белделәр. “Дару үләннәре” бүлегендә балалар шифалы үләннәрнең бай дөньясы, аларның үзлекләре, куллану өлкәләре, җыю сроклары турында белделәр.