Дубъязская сельская библиотека - филиал № 13

"Ялкын"

"Ялкын" журналының беренче номеры 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә чыкты. Ул чагында ул "Кечкенә дуслар" дип аталган. Басма дөньяга килү Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш кебек исемнәр белән бәйле. Журнал 10-16 яшьлек яшүсмерләргә адреслана, игътибар үзәгендә - аларның тормышы, мәнфәгатьләре һәм проблемалары. Диактик характердагы материаллар, әдәби әсәрләр нәшер ителә. “Ялкын” мәдәният һәм сәнгать турындагы язмалары белән яшь буында сәнгати зәвык тәрбияләргә омтыла. Яшьләрнең кумирлары турындагы материаллар, татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре белән әңгәмә зур урын алып тора. Китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен “Ялкын” журналына күзәтү белән мәгълүмати сәгать үткәрелде.