"Могҗизалар иле"
Язучы Ирина Токмакованың юбилее уңаеннан "Могҗизалар иле" әдәби танышу үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны танылган язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Китапханәче укучыларны Европа, Америка, Австралия язучыларының күренекле китаплары геройлары белән таныштырды, аларны Ирина Токмакова рус теленә тәрҗемә иткән. Болар - А. Милнның «Винни-Пух и все - все», Л. Кэрроллның «Приключения Алисыы в Стране Чудес», П. Трэверсның «Мерри Поппинс» һәм башкалар.