Алтын яшь
Өлкәннәр декадасы гадәттәгечә 1 октябрьдән башлана. Һәм бу вакыт юкка гына сайланмаган. Картлык - алтын көз кебек үк алтын вакыт бит ул. Килүчеләрне татар әдәбияты күргәзмәсе каршы алды, китаплардагы хикәя һәм шигырьләрне кычкырып укырга мөмкинлек тудырылды. Түгәрәк өстәл артында үткән әңгәмә, хәтирәләр бәйрәмгә ямь өстәде. Сәхнәдән чарада катнашучылар өчен күңелле җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр, театр композицияләре яңгырады. Өлкән буын кешеләре балачак һәм яшьлек уеннарын да искә төшерделәр.