Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

“Чык тамчысына сыйган дөнья” Роберт Әхмәтҗанга 90 яшь

Роберт Әхмәтҗанов — татар поэзиясендә үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның шигърияте беренче нәүбәттә гражданлык-публицистик пафосы, фикер-хисләренең киеренкелеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән җәлеп итә. Шагыйрьнең 90 еллыгына багышланган күргәзмәдә аның төрле елларда басылган китаплары урын алган.