Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

Сугышчы-интернационалистлар көне

15 февраль — сугышчы-интернационалистларны искә алу көне.
36 ел элек Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Бу көнне без үзенең интернациональ бурычын үтәп, туганнары һәм якыннары янына кайтканнарны хөрмәтлибез, хәрби антына һәм бурычына ахырга кадәр тугры калып, һәлак булганнарны искә алабыз.
Яңа Бәзәкә җирлегеннән Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән авылдашларыбыз бар.
Хөрмәтле сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар! Илебездәге тынычлыкның, республикабыздагы милләтләр дуслыгын, татулыгын саклауның нинди мөһим икәнлеген сездән дә яхшырак аңлаучы юктыр. Хәрби сынаулар узганда дуслыгыгызны ныгыттыгыз, тыныч тормышта да бер-берегезнең хәлен белеп, таяныч булып яшисез, яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирүгә дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Һәм бу киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Һәркайсыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
Вафат булганнарның урыннары җәннәттә булсын!