Галиҗәнап эзтабар язучы
22 сентябрьдә атаклы эзтабар әдип, киң колачлы иҗатчы, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесенең Гран-при иясе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Шамил Рәкыйповның 90 яшьлек юбилее булды. Чын мәгънәсендә тормышның төбеннән күтәрелеп, үз көнен үзе күрергә, яшәү дигән көрәш мәйданында бил бирмәскә өйрәнгән көчле рухлы шәхесләребезнең берсе буларак, Ш. Рәкыйпов халкыбызның меңьеллык әдәбиятына да яңа аһәң алып килде.Укучыларга ул барыннан да бигрәк зур популярлык казанган документаль-нәфис проза әсәрләре аша яхшы таныш. Сугыш зилзиләсе үткән урыннарда булу, шул елларның шаһитлары белән очрашып сөйләшү, хәрби архивларда кат-кат казыну нәтиҗәсендә, бер-бер артлы китаплары да дөнья күрә башлый.
1967 елда эзтабар язучының Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов (чын исеме – Шакирҗан Мөхәммәтҗанов), Газинур Гафиятуллиннар кебек, күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган гаярь якташыбыз Бари Шәвәлиев турында «Чәчәкләр сөйли белә» дигән повесте басылып чыга. Аннан соң татарлардан беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин хакында «Таңнар һаман матурмы?» (1970), Казанда туып-үскән легендар белорус партизаны Иван Кабушкин турында «Кайдан син, Җан?» (1969, 1981) исемле повестьлары, хатын-кыз очучы милләттәшләребез, иң тәүге Советлар Союзы Геройлары Мәгубә Сыртланова белән Ольга Санфироваларга багышланган «Кызлар-йолдызлар» (1976) һәм «Кипарислар җыры» (1976) исемле роман-дилогиясе укучыларга барып ирешә.
Минзәлә районында туып-үскән керәшен егете – Алтын Йолдыз кавалеры, Сталинград фронтында армия командующие булган, сугыштан соң нахакка гаепләнгән һәм соңыннан акланган генерал Василий Гордовның рухи батырлыгын һәм фаҗигале язмышын тасвирлаган «Ак канатлы хатирәләр» дигән роман да иҗат итә әдип.
Шамил ага Рәкыйповның әлеге әсәрләре һәм элекке елларда дөнья күргән «Геройлар эзеннән» (1968), «Геройлар үлмиләр» (1978), «Аяз күктә карлыгачлар» (1982) дигән китапларындагы бихисап әдәби-документаль хикәяләре, очерклары, публицистик язмалары – авторның Бөек Ватан сугышы темасын яктыртуда татар әдәбияты хәзинәсенә керткән биниһая саллы өлеше. Шамил Җиһанша улы хаклы рәвештә «Батырлык байракчысы» дигән мактаулы исемгә лаеклы.
Китапханәдә "Галиҗәнап эзтабар язучы" дигән күргәзмә оештырыды.