Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

Якты чырай - такта чәй


Татар кешесен чәйдән башка күз алдына китерүе кыен. Көч бетсә дә, баш авыртса да, салкын тисә дә, кәеф булмаса да, ашыйсы килсә дә, кунак килсә дә чәй эчәргә утырабыз.
Менә бүген мәдәният йортына кадерле кунакларыбыз - авылыбызның өлкән апалары килү хөрмәтенә самаварда тәмле уләннәрдән пешерелгән чәй генә түгел, хуш исләрен бөркеп торган ботка да пеште.
Түгәрәк табын артында күңелле әңгәмә белән вакытның узганы сизелмәде дә. Чәй пешеру серләре белән дә булештек, варенье кайнату нечкәлекләренә дә төшендек, как ясарга да өйрәндек, тәмле бәлеш рецептларын да хәтергә салып куйдык.
Кыскасы - якты чырай, тәмле чәй тәнгә дә сихәт бирә, җанга да җылылык өсти.