Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Йомыркамы, тавыкмы"

Балалар өчен оештырылган "Тавыкмы, йомыркамы" дип исемләнгән тематик ял программасы өчен әзерләгән театраль куренештә "кечкенә чебиебез" - Нурислам Мухаметдинов.

"Йомыркамы, тавыкмы беренче булган?" дигән сорауга җавап табылдымы, юкмы, кемнәрдер нигәдер нигезләнеп, "беренче - йомырка", диде. Әмма йомырка каян яралган? Аны бит тавык яки башка кош салырга тиеш булган. Бу сорау Аристотельне дә борчыган һәм ул аларның икесе дә бер үк вакытта барлыкка килгән дигән фикердә калган. "Кошларга башлангыч бирер йомырка кайсыдыр кош тарафыннан салынган кебек, ул кош та кайсыдыр йомыркадан чыккан булу сәбәпле, берничек тә беренче була алмый", ди ул...
Бу мәсьәләне Плутарх та бәян иткән, ул хакта «Моралий» хезмәтенең 8нче томында язып калдырган.
Британия галимнәре исә, 51 казылма һәм бүген яшәүче 29 төр хайванны тикшергәннәр. Алар барысы да йомырка салучы төрләр.
Динозаврлар йомырка салган, әмма аларга кадәр яшәгән төр тереләй тудыручылар булганнар дип әйтә бу галимнәр. Йомырка соңрак, эволюция барышында барлыкка килгән. Һәм бу динозаврлар токымына Җир йөзендә озаграк яшәргә мөмкинлек биргән.
Шулай итеп, йомырка салучы төрләр тереләй тудыручылардан барлыкка килгәннәр. Моннан элек йомырка түгел, ә тавык туган дигән нәтиҗә ясалган.