Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Һаваларда ялгыз торна"

10 июль татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр доктор. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Һади Атласи исемендәге бүләк лауреаты Зәки Лотфулла улы Зәйнуллинның тууына 90 ел тула. Юбилей дата уңаеннан китапханәдә "Һаваларда ялгыз торна" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылында туган. 1950 елда үз авылларындагы 1 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул бер ел ат җигеп колхозда эшли, аннары 1951-52 уку елында шул ук районның Куганакбаш җидееллык татар мәктәбендә математика, физика фәннәре һәм рус теленнән балаларга дәресләр бирә.
Зәйнуллинның беренче әдәби әсәрләре 1978 елда Серпухов шәһәрендә языла, басылып чыга. Ул әдәбияткә зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән язучылардан, дөньяның яхшысына, яманына, тормыштагы һәр җитди үзгәреш-вакыйгага үз мөнәсәбәтен, фәлсәфи карашын кыю әйтә белә торган бөтенлекле әдип. Әнә шул рәвешле туксанынчы еллардан башлап төрле журналларда һәм газета битләрендә язучының туган ягы кешеләренең самими образларын, гыйбрәтле язмышларын гәүдәләндергән, күп очракта авторның балачак һәм үсмер чак хатирәләренә киң урын бирелеп, сугыш алды, сугыш чоры, сугыштан соңгы авылдагы кырыс тормыш күренешләрен киң яктырткан һәм фронттагы канлы сугыш эпизодларын да үз эченә алган "Галимулла бабай күгәрченнәре", "Сугыш алды малайлары", "Каршы таулар", "Урам", "Үрләр аша" повесте белән башланган трилогиянең икенче, өченче кисәкләре, "Ата нигезе", "Эстәрлебаш фетнәсе", "Арбалы үгез" повестлары, маҗара жанрында язылган "Ат караклары" романы белән "Агыйделнең аръягында" исемле киң планлы тарихи роман-кыйсса һәм дистәләгән хикәяләре дөнья күрә. 2910 елда "1941 нең арбалы хатыннары" әсәре Татар академия театрында сәхнәгә куела.